9 июнь 2016 яңалыклары
-
Җиңү җиңел бирелмәгән
9 Май - Бөек Җиңү көне Җиңел генә безгә килмәгән, Күпме кеше яуда башын салган, Күпме җирне алар иңләгән?! Күпме кала янып көлгә очкан, Тылда бала-чага интеккән, Ә шулай да халык тез чүкмәгән, Вәхшиләргә башын имәгән. Безнең халык, безнең бөек халык: Безнең Муса, безнең Кәримнәр, Матросовлар, безнең Газинурлар Вөҗданнарын саклый...
-
Зиратта
Рәшәткәләр, тагын рәшәткәләр, Төрлесеннән тезелеп киткәннәр, Яңалар бар, бар бик күптәнгеләр, Мәңгелекне саклап торалар. Бары ташлар гына сөйли монда, Кайчан туган, кайчан вафатлар, Кай арада җиргә килгәннәр дә Кай арада китеп барганнар. Укып барсаң, тарих үзе монда, Менә архив кайда саклана, Салкын караш белән каршы ала, Моңсу итеп озатып кала....
-
Алдагы эш атнасы бер көнгә кыскарак була
12 июньдә Россия көнен бәйрәм итәчәкбез. Ул көн якшәмбегә туры килгәнлектән, ял көне дүшәмбегә күчерелә. Шулай итеп без, өч көн рәттән, 11 - 13 июнь көннәрендә ял итәчәкбез. Димәк, алдагы эш атнасы бер көнгә кыскарак булачак.
-
Шомафилар тозак кора
Бөгелмә полициясе хезмәткәрләре шомафиларның мошенниклыкның төрле төрләрен кулланып, тиз ышанучан гражданнарны алдаулары турында телевидение, радио, газета, интернет аша әледән-әле кисәтеп, уяу булырга чакырып торуларына карамастан, алар тозагына эләгүчеләр саны кимеми. Телефон мошенниклары акча "эшләү" өчен кешеләрне стресс хәленә китерсә, интернет аша эшләүче аферистлар бәндәнең тиз арада күп акча эшләп алырга...
-
Бүген дуслар көне!
9 июнь - Халыкара дуслар көне. Кесәңдә 100 сум булганчы, йөз дустың булсын, дип җырлыйлар иде элегрәк. Әлеге сүзләр бүген дә актуаль. Шуңа күрә бүген, нәрсә булуга да карамастан, дусларга аларның безнең өчен бик мөһим булулары турында искәртергә кирәк. Кемнәрдер өчен бу көн күптән элемтәдә булмаган дусларын табарга, бергә җыелышып,...
-
“Ашыгыч ярдәм” ярдәмгә ашыга
Июньнең беренче атнасында (30 май - 5 июнь) Бөгелмәнең ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренә 716 чакыру килгән. Шуларның 73е - бәхетсезлек очраклары булып, аларда 16 бала зыян күргән. Бу атнада гомумән алганда, барлыгы 127 балага ярдәм күрсәтелгән. Җәмәгать урыннарына 51 тапкыр барырга туры килгән. "03" хезмәте вәкилләре ике юл-транспорт вакыйгасына барган,...